Сочинение Сказки ГТукая

Назмиев Ильяс

ученик 6 А класса МБОУ СОШ № 3

П.г.т. Кукмор РТ

Тукай әкиятләре яхшылыкка, матурлыкка өнди

Әкиятләр, әкиятләр…

Тылсымлы һәм кызыклы,

Хыял дөньясына чума

Сине сөйгән укучы.

Зәңгәр күктәге кояшның, елмаеп, белем тупларга дип килгән нәни, самими кыз һәм малайларга сирпегән җылы нурлары, тәрәрзә аша үтеп , бүлмәдәге сихрилекне тагын да арттыра. Сыйныф бүлмәсендә тынлык… Бары тик укытучы апаның гына

“… Кычкырадыр: «Качма! качма! Тукта! тукта, и карак!Ник аласың син аны,— ул бит минем алтын тарак!»…,”

дип, матур мәгънәле итеп, әкият сөйләве генә бераз тынлыкны ачып җибәрә.

Чыннан да, бүгенгедәй хәтремдә остазыбызның сәнгатьле, күңелебезгә үтәрлек итеп Г.Тукай әкиятләрен укыганы. Инде бүген алтынчыга җитсәм дә, башлангыч сыйныфта укыган Тукай абый әкиятләренең эчтәлеге, хәтта аларның һәр юлы диярлек күңелдә, күз алдымда. Әйе, һәр юлы. Чөнки әлеге әкиятләрне мин бер генә тапкыр түгел, кат-кат укыдым, кечкенәдән үк ишетеп үстем. Бүген дә кече яшьтән танышкан “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән Күбәләк”, “Гали белән Кәҗә” кебек шигырьләрен һәм “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләрен бик теләп, эчтәлегенә тагын да төшенеп, яратып укыйм. Укыйм гына түгел, мин аларны хәтердән сөйлим. Сөйләгән саен, уйга калам… Бу әкиятләр ник онытылмый? Нигә аларны һаман саен укыйсы килеп тора? Боларның сере нәрсәдә соң?

Сере гади – Тукай абыйда. Күренекле шәхесебез, олы әдибебез Г.Тукай – балалар язучысы. Аның әсәрләре йөзләрчә еллар элек иҗат ителгән булса да, бүгенге көндә дә үзенең үзенчәлеге, теле, язылышы, бигрәк тә, тәрбияви әһәмияте ягыннан үз кыйммәтен югалтмыйлар һәм, минемчә, киләчәктә югалтмаслар да.

Әкиятләрнең эчтәлегенә укыган саен ныграк төшенәсең, аның мавыктыргыч, безнең күңелгә хуш килә торган икәнлегенә ышанасың. Әдип беркайчан да әсәрен укучыга син шулай бул, болай бул дими, ә үзенә уйланырга мөмкинлек бирә, нәтиҗә ясарга өйрәтә. Мәсәлән “Су анасы” әкиятендә малай образы аша без тугрылык, намуслылык сыйфатларын үзебездә булдыра алабыз. Чөнки әкиятне укып чыкканнан соң, үзеннән – үзе кеше әйберенә рөхсәтсез кагылырга ярамый икәнлегенә төшенәсең.Һичшиксез, бер генә малай да, әлеге герой хәлендә калырга теләмәс. Шуннан соң, башка кешеләрнең байлыгына кул сузуның бик күңелсез, аяныч хәлгә китерүен ачыклау бер дә кыен түгел. Тагын шуны аңладым, бер генә ялгыш адым да,кырын эш тә беленмичә калмый. Г.Тукай әсәрләре үзеннән-үзе халык мәкальләре белән аваздаш. Әйтик, “Су анасы” әкиятен укыгач та, хәтердә “Без капчыкта ятмый”, “Кыек эш кырык елдан соң да беленер” , дигән хикмәтле сүзләр уелып чыга.

Бүгенге көндә кирәкмәгән кыек эшләр башкаручы, начар гадәтле малай-кызлар, Тукай абый әкиятләрен укыган чагында ,аның асылына төшенмәгәннәр. Безнең укытучы апабыз кебек, серле итеп укучы, аңлатучы булмагандыр. Халыкта да бит “Нинди китап укысаң, шундый кеше булырсың,” дигән мәкаль бар.