Сценарий внеклассного мероприятия Юлларда бул бик лгер_19154

Юлда булсаң — бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел!

Максат:

1.Юл йөрү кагыйдәләре , транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3.Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөнәрләренә кызыксыну тәрбияләү. Сәнгатьле сөйләм телен, артистлык сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: укучылар ясаган рәсемнәр, юл билгеләре плакатлары, транспорт төрләре рәсемнәре, светофор макеты.CD- диск язмасында шәһәр тавышы, җыр һәм бию көйләре, мультимедиа өчен слайдлар

Бәйрәмнең барышы

1 нче күренеш

Урман аланы.Шүрәле. Туйдым шушы кара урманнан! Һаман бер үк күренеш: йөреп чыга алмаслык куе агачлар, эч пошыргыч хайваннар, канэчкеч бөҗәкләр. Искелек,караңгылык!Эх, күрәсе иде бер шәһәр дигәннәрен! Нинди була икән ул? Күптән инде хыялланам, мин шәһәрдә булырга.Сөйләгән иде саескан,Матур кала турында.Тик әтием ШүрәлеҺаман мине кисәтә:«Анда яши кешеләр,Явыз Былтыр кебекләр».Тик, барыбер хыялланамКилә шәһәр күрәсе,Дөнья белән танышасы,Мин бит замана баласы. Сәхнәгә Су анасы йөгереп чыга.

Ул кычкыра: Әй карак! Тукта качма, бир, ул бит минем алтын тарак.

Шүрәле (аны туктатып).

Су анасы, су анасы

Су астында ниләр бар?

Юлда йөри белмәсәң

Җирдә сиңа урын тар!

Су анасы: Ник бәйләнәсең? Син әнә юлдан килүче Кәҗә белән Сарыкны кара!

Кәҗә: Ярлыларның кәҗәләре сарыклары

Абзарда яшәделәр бары.

Чыкмадылар хәтта далага

Кая инде бару калага.

Сарык: Без бик озак гомер иттек

Кәҗә белән дөнья көттек

Инде менә печән беткәч

Ерак юлга чыгып киттек.

Акбай: Исәнмесез, Кәҗә белән Сарык

Сез нигә болай арык

Исәнме Шүрәле агай!

Арт аякта йөри торгач

Мин соңга калганмын бугай.

Күбәләк: Болын –кырларда очып йөргәндә

Күреп алдым да сезне түбәндә

Килеп җиттем мин сезнең тирәгә

Чәчәкләр бармы якын тирәдә?

Шүрәле: Якында гына ромашкалар аланы бар.

Акбай:

Ә без кая барабыз,минем бит аякларым арды.

Шүрәле: Калага барабыз, Казан каласына, аякларыбыз арса, ат җигәрбез.

Күбәләк: Минем дә канатларым талды.

Барысы бергә:

Җиктереп пар ат Казанга

Киттем туп –туры карап

Чаптыра атларны кучер

Суккалап та тарткалап.

2 нче күренеш

Ромашкалар: барысы да ак, уртада кызыл ромашка.

Бииләр.

Ромашкалар янына Тукай геройлары килеп туктый.

Шүрәле:

Исәнмесез, ромашкалар

Минем исемем Шүрәле

Тукай әкиятеннән мин

Сез белмисездер әле.

1 ромашка:

Исәнмесез, Шүрәле агай

Казанга барасыз бугай

Сезне күрүгә һәммәбез дә шат

Казан турында беләсездер шәт?

Кәҗә:

Казанда печән базары бар

Анда Гали печән сата

Акбай:

Казанда безгә чыгыш ясарга цирк бар.

Шүрәле: Казан зоопаркында миндәй Шүрәле юк әле.

Су анасы: Кабан күле дисезме?

Төбе тулы алтын – көмеш

Мин бит аннан һичшиксез

Тарак табарга тиеш.

Күбәләк: Базардагы чәчәкләрнең

Ал –кызылдыр төсләре

Борыннарны кытыклап

Аңкып тора исләре

Ромашкалар: Боларны белү генә аз. Болардан тыш Казанда бик күп транспорт йөри. Автобуслар, трамвай- троллейбуслар, меңәрләгән шәхси машина, йөк ташучы КамАЗлар, газельләр, велосипед, мотоцикл кебек әкәмәтләр, шәһәр аркылы хәтта поезд да үтә.

3 ромашка: әгәр дә юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәсәң, шәһәр янына барып та җитеп булмый, кая инде ул Кабан күленнән торак эзләү, я булмаса Колхоз базарында чәчкә иснәп йөрү.

4 ромашка:Борчылмагыз туганкайлар, хәзер без сезгә үзебез белгән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтербез.

Ромашкалар мәктәбендә безгә аларның барысын да өйрәттеләр.

Юлда йөрү билгеләрен

Уткүз һич тә онытмый.

Шуңа күрә беркайчан да

Хәфевләргә юлыкмый.

Теләсәгез, ул аларны

Бүген сезгә өйрәтә.

Белегез дә, уйлап кына

Кулланырсыз кирәктә.

Ак – кара тасмалар буйлап

Җәяүле горур атлый.

Чөнки белә: шушы билге

Гомерен уяу саклый.

Әлеге билге гел кисәтә

Шоферларны бу хакта:

Игътибарлы булыгыз, ди.

Җәяүле үткән чакта.

(Җәяүленең юл аша чыгу урыны)

Әгәр яратмыйсың икән

Өйдә генә ятарга,

Җыенгансың икән бүген

Кино я театрга,

Бу билгене белү кирәк.

Аны белү мөһим бигрәк.

Утырып булмый аннан башка

Трамвай , автобуска.

Тукталышларда ул билге

Әверелә чып –чын дуска.

( Җәмәгать транспорты тукталышы)

Ерактан ук күренә

Карават һәм кызыл хач-

Тизрәк янына килсеннәр,

Кемнәр ярдәмгә мохтаҗ.

(Беренче медицина ярдәме пункты).

Бу билгене күрми үтү

Мөмкин түгел һич кенә.

Кызыл , сары, яшел күзле

Ак почмак ич менә!

Җемелдәтер өч күзен,

Әйтер өчен өч сүзен.

Кызыл әйтер: “Туктап кал!”

Сары әйтер: “Игътибар!”

Яшел әйтер: “Юл ачык,

Карап кына атлап чык!”

(Сфетофор белән көйләү)

Машиналар кызу бара,

Ерак түгел күк ара.

Тик аягың атлаганчы,

Игътибар белән кара.

Юкмы менә бу билге:

Кызыл түгәрәк эчендә

Тора кара җәяүле,

Тик ул сызылган инде.

Әгәр мондый билге күрсәң

Юлларга чыкма берүк.

Светофорлы чатлар эзлә,

Ә монысын урап үт.

(Җәяүлеләрнең хәрәкәте тыела)

Машина ул, билгеле,

Гел каядыр ашыга.

Һәм теләсә кая туктап

Тора алмый машина.

Бик туктарга теләсә дә,

Туктый алмый һич кенә.

Туктый ала ул бары

Р рөхсәт иткәч кенә.

(Озак вакытка туктау.)

Бик ашыксаң да, тукта!

Һәлакәт булыр, юкса.

Бик тиз тимер юлдан

Поезд шаулап үтәчәк,

Аның тизлеге зур бит,

Хәзер килеп җитәчәк.

Һәркемгә шушы хакта

Шлагбаум искәртә.

Сак булыгыз, зинһар! – дип

Кабат – кабат кисәтә.

(Шлагбаумлы тимер юл чаты).

Кызыл белән каелган

Ак өчпочмак эчендә

Әй, йөгерә ике бала

Мәктәпкә бар көченә.

Бу билгене, билгеле,

Шоферлар бик шәп белә.

Аеруча сак булыгыз,

Юлда балалар килә!

(Балалар).

Олы юлда бик күп алар-

Мондый тамга, билгеләр.

Ерактан ук, күренәләр.

Гүя маяк, өлгеләр.

Аларның изге уйлары,

Аларның изге эше.

Безне белсен, онытмасын,

Һәлакәткә юлыкмасын,

Барысы бергә:

Исән – имин булсын , диләр

Юлга чыккан һәр кеше!

Ромашкалар җыр башкара “ Хәерле юл телим”.

Дусларым, ерак сәфәргә

Юл алабыз без бүген

Тик шулай да серле илгә

Барулар җиңел түгел.

Юлларда очрамый калмас

Каршылыклар, киртәләр

Акыл, белем һәм зирәклек

Сезне алга илтерләр.

Әйдә, хәерле сәгатьтә

Кузгалыйк әле, дуслар

Озын юлларны кичкәндә

Юлдаш булсын уңышлар.

Күбәләк: Рәхмәт сезгә, ромашкалар. Сезнең өйрәтүләрне истә тотарбыз.

Барысы: Сау булыгыз. Рәхмәт.

3 нче күренеш

Шәһәр урамы. Светофор чыга.

Светофор—Урамнарны күзәтәм

Узганнарны кисәтәм

Янып тора өч күзем

Күреп торам ич үзем

Әйтеп тора өч сүзем.

—Кузгалма!—ди,кызыл күз, ( күрсәтеп)

—Сабыр!—ди ,сары күз,

—Ярый!—ди ,яшел күз,

Шәһәр урамыннан зебра сызыклары аркылы Шүрәле, Су анасы, Сарык, Кәҗә, Акбай һәм күбәләк чыга. Аларны Светофор туктата.

-Дусларым, Сезне шәһәрдә бер дә күргәнем юк иде. Ә ничек сез дөрес итеп юлны аркылы чыктыгыз.

Шүрәле: Безгә кагыйдәләрне Муса Җәлил шигыре геройлары – ромашкалар өйрәтте. Аларга бик рәхмәт.



Страницы: Первая | 1 | 2 | 3 | Вперед → | Последняя | Весь текст